Азнакайда быел 655 бала беренче сыйныфка барды
4 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Узган елга караганда быел беренче сыйныфка баручычылар саны кырыкка күбрәк.
Азнакай муниципаль районында быел 655 бала өчен беренче кыңгырау чыңлады. Узган елга караганда быел беренче сыйныфка баручылар саны кырыкка күбрәк.
Сарлы, Чалпы мәктәпләре һәм 4 нче лицей кебек, 8 нче мәктәп тә быел капиталь ремонт кичерде һәм укучыларны яңарып, төзекләнеп каршы алды. Әлегә планнан тыш каралган эшләр - фасадны тышлап бетерәсе һәм спортзалда идәнне алыштырасы калган. Мәктәпнең буш бинасы исә 120 урынлык балалар бакчасы булачак.
Беренче сыйныфта биредә 49 бала укыячак, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru