“Хәзинә”дә “Хәзерге төрек рәсем сәнгатендә эстетик алымнар һәм иҗади фикерләү” күргәзмәсе ачыла
Әлеге күргәзмәдә Төркия Республикасының Үзәк Банкы коллекциясендәге әсәрләрне тәкъдим итә.
4 сентябрьдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Хәзерге төрек рәсем сәнгатендә эстетик алымнар һәм иҗади фикерләү” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Әлеге күргәзмәдә Төркия Республикасының Үзәк Банкы коллекциясендәге әсәрләрне тәкъдим итә.
Үзәк Банк Төркия икътисадындагы иң йогынтылы учреждениеләрнең берсе. Шул ук вакытта ул Төркия милли сәнгате әсәрләрен күпләп җыючы булып тора. Әсәрләр җыелмасы төрек сәнгатенең үзенчәлекләрен 1930 еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр чагылдыра.
Үзенең коллекциясен Татарстанда беренче тапкыр тәкъдим итеп, Үзәк Банк халыкара аренада Төркия сәнгатенең күптөрлелеге һәм мәдәни кыйммәтләре турында мәгълүматны тарату идеясе белән чыга.
Экспозициядә тәкъдим ителгән алтмыш әсәр Төркия дәүләтчелегенең республика чорында сәнгать процессларының активлашуы турында сөйли. Утыз биш автор ил сәнгатенең көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәниятләре киселешендә торган үзенчәлекле якларын ача. Европалашуның гомуми процессы барышында Төркия рәссамнары милли традицияләргә тугры булып кала һәм Көнчыгыш һәм Көнбатыш дөньясын кабул итү шартларында заманча стиль барлыкка китерә.
Күргәзмә буенча матбугат очрашуы 4 сентябрьдә кичке сәгать бишенче яртыда уза. Төркия рәссамнарының әсәрләре белән 30 сентябрьгә кадәр танышып булачак, дип хәбәр итәләр “Хәзинә” милли сәнгать галереясеннән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru