Норлат районының Кормыш микрорайонында “Шатлык” балалар бакчасы ачылды
Ул 60 балага исәпләнгән
Норлат муниципаль районында “Шатлык” балалар бакчасы үз ишеген ачты. Шәһәрнең Кормыш микрорайонында элекке хуҗалык идарәсе бинасының балалар бакчасы итеп үзгәртеләсен белгән ата-аналар бу көнне зарыгып көткән. Бакчаны ачу тантанасында район башлыгы Наил Шарапов һәм подрядчылар – “Строитель”ОООсы директоры урынбасары Руслан Мостафин тапшыру вакытының сузылуы өчен гафу да үтенеп алды.
Бина әйбәтләп тышланган, килү юлы асфальтланган, балаларга тәрбия бирү өчен барлык уңайлыклар булдырылган, һәм яңгыравык тавышлы сабыйлар тырышып өйрәнгән беренче шигырьләрен сөйләп кунакларны кабул иттеләр. Район башлыгы сабыйлар карамагындагы һәр бүлмәнең эшләнеш сыйфатын карап, проблемалар турында кызыксынып атлады.
– Шәһәрдә биш елда балалар өчен 500дән артык өстәмә урын булдырылды, монда “Бәләкәч” республика программасының ярдәме дә зур булды, – диде Наил Шакирович. – Әмма бакчага чират кала әле. Димәк, безгә тагы да яңа мөмкинлекләрне барларга туры киләчәк, - диде ул.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru