"Татарстанның иң шәп мәктәбе" исемен кемнәр алды?
Республикабызда гомуми урта белем бирү оешмалары бихисап. Араларында “Татарстанның иң шәп мәктәбе-2008" исеменә лаеклары да бар. Шушы көннәрдә тарихы 2005 елда ук башланган бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылды. 2005нче елда 64 мәгариф оешмасы әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдерә. 2006нчы елда бу сан кимегән, бары 45 мәктәп гариза бирә. Соңгы ике елда бәйге янә популярлашты (2007 – 54, 2008 - 64).
Мәктәпләр ярыша, стимул бар. Җиңүчеләр “Россиянең иң шәп мәктәбе” исеменә дәгъва кыла ала. Икенче яктан укучыларга да файда, чөнки аларның белем алу шартлары яхшыра.
2006 елдан “Татарстанның иң шәп мәктәпләре” һәм “Россиянең иң шәп мәктәпләре” бәйгеләре “Мәгариф” илкүләм милли проекты кысаларында уздырыла башлады.
Бәяне алдагы елларда узган ярыш җиңүчеләре, галимнәр, Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты бирә.
Быел яңалыклар да юк түгел. Конкурс белән беррәттән, “Матур мәктәп” (37 катнашучы), “Мәктәп – сәламәтлек мәйданы” (12 мәктәп), “Мәгариф оешмасының иң шәп директоры” (64 катнашучы) кебек бәйгеләр дә уза.
Гадәттә конкурс 3 этапта уза иде:
1.Район-шәһәр буенча тур;
2.Республикакүләм тур (читтән торып), гомуми белем бирү оешмалары үз эшчәнлекләрен тасвирлаган махсус материаллар тупланмасы җибәрергә тиеш;
3. Иҗади яклау (конкурс), моңа түбәндәгеләр керә:
• видеоролик күрсәтү;
• мәгариф оешмасын художестволы тәкъдир итү;
• инновацияләр эше буенча проект яклау;
• матбугат-конференциясе.
Ләкин 2007 елдан “Татарстанның иң шәп мәктәпләре”, ә 2008 елдан “Мәгариф оешмасының иң шәп директоры” конкурслары 4 этапта уздырыла башлады. Мәгариф оешмалары өчен соңгы сынау – жюри әгъзаларының мәктәпләрнең үзләренә барып бәя кую.
Бу конкурс “Ел мәктәбе” исемле Россиякүләм ярышның төбәк этабы булып санала. 2004нче елда 7нче гимназия Россиякүләм конкурсның абсолют җиңүчесе итеп танылган, 2007нче елда Татарстаннан җибәрелгән өч мәктәп коллективы финалга чыга. Шуларның икесе: Казан шәһәренең 159нчы лицее һәм Арча муниципаль районының Лесхоз урта мәктәбе абсолют җиңүче исемнәрен алып кайталар. Мондый нәтиҗәләр белән бүгенге көндә тагын Мәскәү шәһәре мәгариф оешмалары гына мактана ала.
Быел бәйгенең җиңүчеләрен котлау тантанасы 23 июнь көнне “Павел Миронов” исемле теплоходта узачак.
Күпләрегезнең җиңүчеләрне беләсе киләдер. Менә алар....