Бүген Казан мәктәпләрендә РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышлап Бөтенроссия ачык дәресе уза
2 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Бүген, яңа уку елының беренче көнендә, Казан мәктәпләрендә РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышлап Бөтенроссия ачык дәресе уза. Иртәгә мәктәпләрдә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшкә теләктәшлек дәресләре узачак. 4 сентябрьдә “Сәламәт балалар – сәламәт гаилә” дигән дәресләр планга кертелгән. Моннан тыш, башкаланың барлык мәктәпләрендә “Игътибар – балалар!” традицион акциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышы, юл рейдлары оештырылачак.
Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкаланың мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru