Энгель Фәттахов: Сезгә укуның җиңел бирелүен телим!
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе белем көне уңаеннан укучылар, аларның әти-әниләре һәм мөгаллимнәргә котлау сүзләрен җиткерде.
Министрлык вәкилләре әзерләгән белешмәдә күрсәтелгәнчә, яңа уку елында республикада 36148 бала (шул исәптән Казанда – 11101) беренче сыйныфка укырга керә. Быел Татарстанда 165 мәктәпкә (шул исәптән 5 коррекцион белем бирү йортында) ремонт ясалган. 2 сентябрьдә көнендә укучылар өчен 8 яңа мәктәп ишекләрен ача, шуларның 5се авыл җирлегендә урнашкан. Моннан тыш, 4 балалар бакчасы ачыла (шуларның 3се авыл җирлекләрендә урнашкан). Республика мәктәпләренә 989 яшь укытучы килә.
“36 148 яшь татарстанлы өчен ошбу көн аеруча дулкынландыргыч, алар тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр, - дип башлый үзенең котлавын Энгель Фәттахов. - Быел беренче сыйныфка укырга керүче балаларның ата-аналары балаларын Электрон хезмәт күрсәтү порталыннан файдаланып мәктәпкә яздыру мөмкинлегенә ия булдылар.
Соңгы елларда республиканың мәгариф тармагын үстерү өчен шактый эшләр башкарылды. Мәктәпләрнең материаль-техник базасы сизелерлек яхшырды, мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыруны үз эченә алган күләмле программа үтәлде, биналарны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла, мәктәпләргә заманча җиһазлар һәм предмет кабинетлары кайтартыла. Бүгенгесе көндә дәресләр аеруча кызыклы үткәрелсен һәм һәр укучы үзенең талантын ача алсын өчен барлык шартлар тудырыла.
Кадерле укучылар! Кеше тормышындагы барлык мөһим башлангычларның бишеге мәктәптә салына. Шуңа да, Сезнең мәктәптә, көллияттә, урта һәм югары һөнәри уку йортларында үткәргән һәр көнегез сөенеч һәм яңа белемгә омтылыш китерсен. Әти-әниләрегез Сезнең ирешкән уңышларыгыз белән чын күңелдән горурлансыннар. Татар халык мәкалендә «Уку – энә белән кое казу» дип әйтелсә дә, Сезгә укуның җиңел бирелүен һәм яраткан фәннәрегезнең исемлеге артуын теләп калам. Яңа уку елында иң биек үрләр яулавыгызны, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын, көндәлек һәм зачет кенәгәләрегездә бары «бишле» билгеләре торуын телим!
Хөрмәтле мөгаллимнәр! Яңа уку елы Сезнең өчен уңышлы булуын, яңа уку елында иң кыю һөнәри планнарыгызны тормышка ашыруыгызны телим.
Балаларына ышаныч белдергән, вакытында ярдәм итәргә һәм аңларга һәрвакыт әзер булган әти-әниләргә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Педагогларның һәм ата-аналарның бердәм хезмәте үзенең уңай нәтиҗәләрен китерәчәк дип ышанып әйтәм.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим! Яңа уку елы барыгызга да сөенечләр һәм уңышлар китерсен!”
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt