Республика мәктәпләренә быелгы уку елында 989 яшь укытучы килә
2013 ел ахырына кадәр Татарстан мәктәпләренә 865 предмет кабинеты кайтартылачак.
Быел мәктәпләрдә тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза.
Татарстан Республикасында яңа уку елында 36 148 бала (Казанда – 11 101 бала) беренче сыйныфка укырга керә. 2012 елда 36 311 бала (Казанда – 10 908 бала) 1 нче сыйныфка укырга кергән.
Белем көнендә укучылар өчен 8 яңа мәктәп ишекләрен ачачак (шуларның 5се – авыл җирлекләрендә), моннан тыш, 4 балалар бакчасы ачылачак (шуларның өчесе авыл җирлекләрендә урнашкан).
Республика мәктәпләренә быелгы уку елында 989 яшь укытучы килә (шуларның 494е – югары уку йортларын тәмамлаган, 495е – педагогик көллият тәмамлаган).
Быел Татарстан Республикасында 165 мәктәпкә (шул исәптән 5 коррекцион мәктәпкә) ремонт ясалган. 2013 ел ахырына кадәр Татарстан мәктәпләренә 865 предмет кабинеты кайтартылачак, дип хәбәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru