«Кара-каршы»ны яңа сезонда кем алып барачагы билгеле булды
31 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Прайм-таймда чыгучы бу тапшыруны ир-егет белән хатын-кыз, ике хатын-кыз алып барганы бар иде. Ике егет алып баруы - беренче тапкыр.
Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда яңа сезоннан “Кара-каршы”ның элеккеге алып баручысы Альберт Шакировка Илнар Хөснуллин кушылачак. Илнар – “Ватаным Татарстан”да эшли, моңарчы “Кара-каршы”да чакырылган кунак буларак чыгыш ясаганы да бар иде. Хәзер менә алып баручы буларак дебюты көтелә.
Егетләргә уңышлар телибез.
Чыганак: http://matbugat.ru