1 нче сентябрьдә ТРда капиталь ремонт программасында катнашкан барлык мәктәпләрдә уку-укыту процессы башлана
Татарстанның 4 мәктәбендә эшләр графигыннан калышу күзәтелә.
1 нче сентябрьдә ТРда капиталь ремонт программасында катнашкан барлык мәктәпләрдә уку-укыту процессы башлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә чыгыш ясаганда ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгәтуллин хәбәр итте.
ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе мәгълүматы буенча, 29 нчы августка ТРның 33 муниципаль берәмлегенең 83 мәктәбендә 8 эш төре буенча ремонт эшләре төгәлләнгән.
И.Сибгәтуллин сүзләренчә, бүген 3 муниципаль берәмлекнең 4 мәктәбендә (Яшел Үзән, Тәтеш районнары һәм Казан шәһәре) эшләр графигыннан калышу күзәтелә. 1 нче сентябрьгә эшләрне төгәлләп бетермәү мөмкинлеге булган объектлар исемлегендә Яшел Үзән махсус (коррекция) VIII төрдәге 2 нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбе; С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново мәктәбе; Советлар Союзы Герое П.С.Ханжин исемендәге 1 нче номерлы Тәтеш урта гомумбелем бирү мәктәбе; Казанның 14 нче номерлы гимназиясенең 2 нче бинасы бар.
Подрядчы оешмаларга, эшләрне вакытында төгәлләү өчен, эш темпын арттырырга кирәк. Төп эшләр уку елы башына төгәлләнергә тиеш, дип ассызыклады чыгыш ясаучы. Белем алу процессына комачауламый торган калган эшләр 1 нче сентябрьдән соң дәвам ителә ала.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru