Тукай районында яңа уку елына әзерлекне вакытында башкарган мәктәпләрне ачыкладылар
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Новотроицкое мәктәбе - беренче урында.
Тукай муниципаль районында яңа уку елына әзерлекне тикшерү комиссиясендә районның мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә тикшерүче органнар да катнашты.
Яңа уку елына әзерлекне вакытында һәм тулысынча башкарган мәктәпләрнең нәтиҗәләре түбәндәгечә. Беренче урында – Новотроицкое мәктәбе (директоры Әдип Низамов), икенчедә – Мәләкәс (Сәрия Шагалиева), өченчедә – Калмаш мәктәбе (Айрат Габдуллин). Ә балалар бакчалары арасында урыннар түбәндәгечә булды: беренче урында – Шилнәбаш авылының “Тополек” бакчасы (җитәкчесе Наталья Заикина), икенчедә – Иске Абдулның “Гөлчәчәк” бакчасы (Гөлнара Әхтәмова), өченче урында – Сосновый Бор поселогының “Солнышко” бакчасы (Надежда Андрова).
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru