Тукай районында быел мәктәпкә барачак 8 баланың психологик әзерлеге тикшерелде
28 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
“Шәфкать” социаль яклау үзәге районда “Мин мәктәпкә әзерме?” исемле чара үткәрде.
Тукай муниципаль районының “Шәфкать” социаль яклау үзәге районда “Мин мәктәпкә әзерме?” исемле чара үткәрде.
Төрле категорияле гаиләләрдә тәрбияләнүче, быелгы көздә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак сигез баланың мәктәпкә психологик әзерлеге тикшерелде. Мәктәп букчаларына уку кирәк-яраклары җыеп, дәрестән соң булган тәнәфесләрдә уеннар уйнап, мәктәп тематикасына багышланган табышмакларга җавап эзләп, үзләрен укучылар сыйфатында хис итә алдылар.
Ахырда, чарага килгән һәр ата-анага балаларына адаптацияләнергә ярдәм итү өчен, махсус белешмәлек-буклет та тапшырылды, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru