Сыйфат
Сыйфатны өйрәнү эше XIV гасырларда ук башлана. Татар теленең беренче грамматикаларында ук сыйфат турында кайбер мәгълүматлар бирелә башлый, ләкин бу сүз төркемен тирәнрәк өйрәнү эше И.Гиганов, М.Иванов, Г.Мәхмүтов, К.Насыйри кебек галимнәребезнең фәнни эшләрендә күзәтелә. Аларда сыйфатның мәгънәсен, кулланылышын, ясалышын һәм типологик үзенчәлекләрен ачыклау эше бар.
Әгәр Гарнатый грамматикасында сыйфат аерым сүз төркеме буларак түгел, ә бәлки "исем" төркеменең бер тармагы буларак каралса, бу грамматикаларда сыйфатның мәгънәсен, кулланылышын, ясалышын һәм типологик үзенчәлекләрен ачыклауда беренче адымнар ясала.
Октябрьдан сон татар грамматикасының даими рәвештә тикшеренүе күзәтелә. М.Корбангалиев, Д.Җ.Вәлиди, Г.Алпаров, Х.Бадиги кебек галимнәребезнең грамматикаларында игътибар үзәгендә сүзләр үзгәрүе, сүзъясалышы, сүз төркемнәре һәм, шул чиратта, сыйфат сүз төркеме тора. В.И.Хангилдин, Д.Г.Тумашева һәм башка галимнәрнең фәнни хезмәтләрендә татар телендә сыйфатның лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре өйрәнелгән. Сыйфатларның ясалышы Ф.А.Ганиевның татар теленең сүз ясалышы буенча хезмәтләрендә бик ачык күрсәтелгән. Морфологик яктан, татар телендә сыйфатның аны башка сүз төремнәреннән аера торган формаль грамматик күсәткече юк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сыйфат | 40.07 KB |