Татарстан мәктәпләрендә тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза
27 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Беренче сыйныфка 36 148 бала керә.
Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр иткәнчә, быел республикада 36 148 бала беренче сыйныфка (Казанда – 11 101) керә. Чагыштыру өчен: 2012 елда беренче сыйныфка 36 311 бала кергән, аларның 10 908 е Казанда.
Быел Татарстанда 165 мәктәп ремонтланган, шул исәптә 5 коррекцияле.
Белем көнендә Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Тәтеш, Саба муниципаль районнарында һәм Казанда 9 яңа мәктәп, 4 балалар бакчасы ачыла, аның өчесе авыл җирлегендә. Республика мәктәпләренә 989 яшь укытучы эшкә килә.