Яңа Чишмәдә 37 балага мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар тапшырылды
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акиясе кысаларында район буенча 195 мең сум акча җыелган.
Яңа Чишмә муниципаль районының Мәдәният йортында 37 булачак беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар тапшырылды. Чарада район башлыгы Вячеслав Козлов, “Түбәнкаманефтьхимия” ААҖ генераль директорының персонал һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Василий Шуйский катнашты. Бу предприятие хезмәткәрләреннән килгән акча 2-11 сыйныфларда укучы 76 балага мәктәп формасы алу өчен сертификатларга юнәлдерелгән.
Шулай ук чарада “Троицк-нефть” ЯАҖ вәкиле – Әхсән Мостафин катнашты. Алардан ярдәм йөзеннән килгән акча беренче сыйныфка баручы 25 балага мәктәп букчалары сатып алуга тотылган.
Чарада ТР хайваннар дөньясын саклау һәм объектларыннан файдалану буенча идарә башлыгы урынбасары Федор Батков та бар иде. Учреждение булачак беренче сыйныф укучыларына 10 мәктәп букчасы әзерләгән.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында район буенча барлыгы 195 мең сум акча җыелган, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru