Аксубайның 23 мәктәбенә 1 миллион 603 мең сумлык спорт җиһазы кайтарылган
27 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Бүген районда 33 белем бирү учреждениесе эшләп килә, аларда 3741 укучы белем ала.
Аксубай муниципаль районында 33 белем бирү учреждениесе эшләп килә, шул исәптән 17 се – урта, 7 се – төп, 8 башлангыч мәктәп. Аларда 3741 укучы белем ала.
“2012-2015 елларда гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау” республика программасы исемлегенә районның 13 мәктәбе кергән. Аларда түбәләр, тәрәзәләр, коммуникацияләр алмаштырылган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 23 мәктәпкә 1 миллион 603 мең сумлык спорт җиһазы, 1 миллион 120 мең сумлык спорт инвентаре кайтарылган, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru