Яшел Үзән муниципаль районы мәктәпләре яңа уку елына әзер
Район һәм шәһәр мәктәпләрендә ведомстводан тыш кабул итү комиссияләре эшләде.
Яшел Үзән муниципаль районы һәм шәһәре мәктәпләрендә ведомстводан тыш кабул итү комиссияләре эшләде. Мәгариф идарәсе белгечләре хакимият, МЧС, полиция һәм кулланучылар күзәтчелеге идарәләре вәкилләре белән берлектә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып белем бирү учреждениеләренең матди-техник тәэмин ителеше тора. Бу мәктәпләрнең санитар-эпидемиология таләпләренә туры килеп тотылуы, азык блокларының һәм медицина кабинетлараның кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителеше. Төп игътибар балаларның сәламәтлеген саклауга һәм уку процессы режимын саклауга юнәлдерелгән. Барлык кисәтүләр дә вакытында тәмамланмаган ремонт буенча ясалды, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru