"Укытучыма әйтер сүзем" акциясе дәвам итә!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Яңа уку елы алдыннан Сезгә Белем.ру порталында барган "Укытучыма әйтер сүзем" акциясе турында искә төшерергә булдык.
Инде бик күпләрегез туган җирләреннән, укыган мәктәпләреннән һәм укытучыларыннан еракларда яшиләр. Моңа карамастан, Интернет мөмкинлекләрен файдаланып, 1 сентябрь - Белем бәйрәме алдыннан укытучыларга багышланган теләкләрне, котлауларны Белем.ру порталы аша ирештерә аласыз.
Яңа уку елы алдыннан сезне порталның яңа мөмкинлекләре белән таныштырып үткән идек инде. Порталда урнаштыру өчен дәрес планнарын, методик эшләнмәләрне, диплом һәм реферат эшләрен һәм башка фәнни хезмәтләрегезне belem@belem.ru адресына юллый аласыз.
1 сентябрь - Белем бәйрәме белән бәйле сценарийларны исә порталның "Сценарийлар" битеннән табып була.
Ихтирам белән, Белем.ру порталы коллективы