Арча педагогика көллияте, Милли мәгарифне үстерү үзәге буларак, сәләтле балалар өчен милли гимназияне үз эченә ала
Гимназиягә 7 сыйныфтан соң бәйге нәтиҗәләре буенча алачаклар. 7-9 сыйныфларда милли гимназиядә белем бирү каралган.
Кичә педагогларның Арчада узган республика киңәшмәсе вакытында ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстандагы педагогика көллиятләрен үзгәртеп кору турында сөйләгәндә, Арча һәм Минзәлә педагогика көллиятләре базасында милли мәгарифне үстерү буенча үзәкләр оештырылуын хәбәр итте. “Аларның бурычы – Татарстан Республикасында туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру”, - диде министр.
2013 елдан Арча педагогика көллияте, Милли мәгарифне үстерү үзәге буларак, сәләтле балалар өчен милли гимназияне үз эченә ала. Шулай ук милли мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч мәктәп өчен кадрлар әзерли, Татарстан һәм РФнең милли мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын фәнни-методик яктан тәэмин итә, фәнни чаралар уздыра һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү белән шөгыльләнә, заманча инновацион укыту методикаларын тарата.
Милли мәгарифне үстерү үзәге карамагындагы гимназия сыйныфларында телләр һәм предметлар көчле итеп өйрәтелә, Арча педагогика көллиятенә укырга керү өчен әзерлек алып барыла, предметлар татар һәм инглиз телләрендә укытыла, татар теле һәм мәдәниятына кызыксыну булдырыла.
Гимназиягә 7 сыйныфтан соң бәйге нәтиҗәләре буенча алачаклар. 7-9 сыйныфларда милли гимназиядә белем бирү каралган. Тугызынчы сыйныфтан соң Арча педагогика көллиятенә укырга кергәндә ташламалар бирелә. Аннан соң Казан федераль университетында кыскартылган программа буенча белем алырга мөмкин булачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru