Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына: “Рейтинг – ул сезнең команданың эш нәтиҗәсе”
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Иң яхшы белем бирү сыйфаты өчен” рейтингына Рөстәм Миңнеханов та битараф калмады.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә педагогларның Арчада узган республика киңәшмәсе вакытында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Иң яхшы белем бирү сыйфаты өчен” рейтингына карата битараф калмады.
Министрлык быел беренче тапкыр узган уку елы нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы белем бирү сыйфаты” рейтингын эшләгән. Аны кичә киңәшмә вакытында министры Энгель Фәттахов яңгыратты. Рейтингны эшләгән вакытта рус теле һәм математикадан БДИ буенча уртача балл, аттестат алмаган укучылар, югары баллар җыйган укучылар һәм республика олимпиадаларында җиңгән укучылар саны исәпкә алынган.
Казан, Саба һәм Арча районнары үз позицияләрен яхшырткан. Ә Биектау, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Югары Остан, Лаеш, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнары рейтингның түбәнге баскычларын били.
ТР Президенты фикеренчә, әлеге рейтинг районнарның потенциалын, аларның укучыларга, мәктәпкә һәм укытучыларга булган мөнәсәбәтен күрсәтә. “Рейтинг – ул сезнең команданың эш нәтиҗәсе”, - дип, ул аскы баскычларда булган район башлыкларын вәзгыять турында уйланырга чакырды. “Бу мәгариф бүлеге һәм мәктәп эше генә түгел, бу безнең уртак эшебез”, - дип, әлеге юнәлештә җитди эш алып бару зарурлыгын билгеләп үтте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru