Муса Җәлилгә багышланган хәтер көне Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында булачак
21-22 августта Татарстан Республикасы Милли музее, Казандагы М.Җәлил музей-фатиры һәм Мостафа авылындагы Муса Җәлилгә багышланган мемориаль комплекс белән берлектә «Бар җырымны илгә багышладым...» дип исемләнгән хәтер көнен үткәрәләр.
Бу чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова, Татарстан Республикасы Милли музей хезмәткәрләре,Татарстан Республикасының халык артисты Мингол Галеев һәм баянчы Кирам Сатиев һ.б. катнашалар.
Программага яңартылган музей күргәзмәсенә бару, һәйкәлгә чәчәкләр кую, шагыйрьнең әнисе каберенә бару каралган. Кич белән Мостафа авылындагы мәдәният үзәгендә «Бар җырымны илгә багышладым...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу кичәсе булачак. Монда аның кызы – Чулпан Җәлилова үзенең хатирәләре белән уртаклашачак, КФУ профессоры Мингол Галеев башкаруындагы Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар җырланачак. Мостафа авылы мәктәп укучылары шыгыйрьнең шигырьләрен сөйләячәкләр.
Мостафа авылындагы Муса Җәлил музеен реконструкцияләү һәм Муса Җәлилнең Мемориаль музей комплексын булдыру Оренбург өлкәсенең губернаторы һәм ТР Президенты килешүе нәтиҗәсендә башкарылды.
Комплексны тантаналы рәвештә ачу 2013 елның 29 май аенда булды, чарада Оренбург өлкәсенең губернаторы Юрий Берг һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.
Әлеге чаралар турында тулырак мәгълүматны Муса Җәлил музей-фатиры (238-50-48) яисә Татарстан Республикасы Милли музеена (292-32-18) шалтыратып белешергә мөмкин.