Вундеркиндлар һәм апелляция бирүчеләр хакында
Быел Татарстанның 21 укучысы БДИны 100 баллга тапшырган. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова әйтте.
Рус телленнән Бердәм дәүләт имтиханын 11 укучы, математикадан – ике, химиядән – бер, физикадан – биш, Россия тарихыннан – 2 чыгарылыш сыйныф укучысы иң югары 100 баллга тапшыра.
Шуны да ассызыклап китик, былтыр әлеге сан күбрәк – 38 иде.
Быел Татарстанда БДИ нәтиҗәләре белән килешмичә апелляция биргән очраклар 1–1,5 проценттан артмаган. Әлеге коммисия узган елдан аермалы буларак Россия Федерециясе дәрәҗәсендә иде. Әйтик, укучы республика масштабындагы апелляция коммисиясе карары белән килешмәсә, Россия Федерациясе комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала. Димәк, теге яки бу эш турында шик туса, ул туп–туры Мәскәүгә җибәреләчәк. Людмила Ногманова сүзләренә караганда апелляция нәтиҗәләре әлегә әзер тугел. “Үз позицияләрен яклаулары, үз фикерләрен белгечләргә дәлилли алуы әйбәт күренеш”, – дип саный министр урынбасары.