Алабуга шәһәрендә IV Халыкара мәктәп укытучылары фестивале ачылды
Кичә, 15 августта, Алабугада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов IV Халыкара мәктәп укытучылар фестивалендә катнашты.
Фестиваль КФУның Алабуга шәһәрендәге институты базасында уза. Быел ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән инде менә дүртенче ел рәттән үткәрелә. Бу фестивальнең һәр ел саен уздырыла торган август киңәшмәсе азагында булуы юкка түгел.
Фестивальне ачканда Энгель Фаттахов бу елгы август киңәшмәсенең төп темасы – белем бирү процессының сыйфатын күтәрү, методик ярдәм күрсәтүне яхшырту, аның нәтиҗәлеген үстерү, мәгариф тармагының кадрлар белән тәэмин ителү эффективлыгы үсеше һәм аның максатчан характерда булуы турында сөйләде.
“Соңгы елларда без мәктәп базасын яхшыртуга күп көч куйдык, зур масштаблы мәгълүматлаштыру программаларын булдырдык, мәктәп бинасына капиталь ремонт ясадык, мәктәпләрне җиһазлар белән тәэмин иттек һәм предметлы кабинетлар да булдырдык”, - дип белдерде мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов.
Фестивальдә татар мәктәпләре укытучылары, РФ субъектлары, шулай ук “Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләр катнашты.
Фестивальдә мәктәп укытучылары өчен модераторлар буларак РФ һәм ТР ның алдынгы укытучылары; “Ел укытучысы” конкурсында җиңүче укытучылар; урта һөнәри система белем бирү вәкилләре; галимнәр; Германия, Испания, Кытай, Төркия, Украина, һәм Сингапур шәһәрләрендәге актив рәвештә белем бирү учережденияләре белән хезмәттәшлек алып барган алдынгы белгечләр чыгыш ясыйлар.
Фестиваль кысаларында лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, мастер-класслар, тренинглар, презентацияләр, күргәзмәләр, уку-укыту методикасы әдәбияты ярминкәләре, иҗат һәм профессиональ конкурслар оештырыла.
Фестивальнең ябылу тантанасы 17 августта булачак.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru