Филиаллар саны кими
Тиздән Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларының сыйфатсыз белем бирүче филиаллар санын кыскартачак. Моның турында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында узган “Университетлар сыйфатлы белем бирү юлында” исемле форумында әйтте.
“Филиаллар санын кыскарту эшен башладык. Уйлавымча, бу эшләнергә тиеш беренче адымнар, чөнки югары уку йортлары саны меңнән артык булса, филиалларныкы – ике меңнән артык. Шуларның яртысы гына тиешле дәрәҗәдә белем бирә”, – дип уйлый ул. Министр фикеренчә филиаллар саны кимендә ике тапкырга кыскартылырга тиеш.
Бүгенге көндә демографик кризис аркасында Россиядә чыгарылыш сыйныф укучылары саны кими. “Алдан ук бусы – яхшы, ә бусы – юк, дигән критерий куйсаң, студентлар укырга кермәгән югары уку йортлары үзләре үк ябылырга тиеш була”, – дип саный министр.
Чыганак: window.edu.ru