Самарадан 20ләп бала Татарстанның “Милләтебез хәзинәләре” лагеренда ял итәргә китте
Мәктәп укучыларының каникуллары тәмамлана.
Менә җәйнең соңгы ае да үтеп бара. Балалар тиздән зур-зур портфельләрен күтәреп мәктәпкә киләчәкләр. Самарада укучыларның җәйге яллары ничек үткәнлеге турында сораштырдык, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы.
“Безнең өлкәдән егермеләп бала Татарстанның “Милләтебез хәзинәләре” лагеренда ял итәргә китте. Бу лагерь белән элемтәләр күптән җайланганлыктан, “Туган тел” чараларында катнашучы балаларны җибәрергә тырыштык. Шулар арасында - Тольяттидан - алты бала, Самараның “Яктылык” мәктәбеннән - 7 бала. Һичшиксез, бу лагерьга алар татар теле байлыгы, яңа белем өстәргә дип киттеләр.
Һәр елдагыча, Кинел-Черкасс районындагы “Колос” лагеренда мөселман балалары ял итә. Анда барлыгы йөздән артык татар кызлары һәм малайлары дин нигезләрен өйрәнәләр, татарча аралашырга тырышалар, милли йолаларыбызны, уеннарыбызны үзләштерәләр. 17 августта биредә кечкенә генә Сабан туе уздырыла. Өлкә “Гаилә” үзәге юлламасы буенча ял итүче күрше отрядтагы балалар да кунакка чакырылган. Алар бергәләп катыктан тәңкә эзлиләр, капчык киеп йөгерәләр һәм көрәшәләр. Әлбәттә, концерт программасы да бай һәм кызыклы”, - диде Туган тел” җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Мәхмүтов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru