“Тел бәйгесе”темасына сыйныфтан тыш чара
17 Jun, 2008 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Валишина Гөлназ Барый кызы
Исәнмесез, кадерле дуслар! Хөрмәтле жюри, укытучылар, укучылар! Без бүген “Тел бәйге”сенә җыелдык. Мондый чаралар үткәрү бездә гадәткә кереп бара.
Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла.
Кичәбезнең максаты ниндидер зур фәнни ачышлар ясау түгел. Без туган телебезне, әдәбиятыбызны беләбезме? Мәдәниятебез белән кызыксынабызмы?! Безнең максат - менә шундый сорауларга җавап бирү. Бу кичәдә сез нинди дә булса яңа, өстәмә мәгълүмат алсагыз, ул сезнең фикерләү сәләтегезне үстерергә ярдәм итсә, без бурычыбызны үтәдек, дип санарбыз.
Инде кичәне башлап җибәрик. Безнең бүгенге бәйгедә 5 класс укучылары катнаша.
Чыганак:
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Тел бәйгесе”темасына сыйныфтан тыш чара | 5.85 KB |
Ресурс төре: