“Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева – “Татар-информ” МАда
14 Aug, 2013 root 0
Кунак туристик сезон нәтиҗәләре, музей планнары турында сөйләячәк, шулай ук “Россия 10” проектына бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
15 нче августта сәгать 14.00дә “Татар-информ” МАда “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева белән матбугат конференциясе була.
Кунак Казан Кремлендә туристик сезон нәтиҗәләре, музейның 2 нче яртыеллыкка планнары, комплексның 20 еллыгына халыкара һәм федераль проектлар турында сөйләячәк, шулай ук Кол Шәриф мәчете катнаша торган “Россия 10” проектына бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
ММЧ шушы сөйләшүдә катнашырга чакырыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru