«Милләтебез хәзинәләре»ндә катнашучыларга “Башмагым” спектакле күрсәтеләчәк
15 августта Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры “Милләтебез хәзинәләре” профиль сменасы кысаларында 200 ләп татар баласына “Башмагым” спектаклен күрсәтәчәк.
“Башмагым” – музыкаль комедия. Татар драматургы Таҗи Гыйззәт белән композитор Җәүдәт Фәйзи тырышлыгы белән тудырылган 3 актлы классик әсәр яшь тамашачыларны битараф калдырмас көтелә.
Мәгълүм булганча, “Милләтебез хәзинәләре” җәйге лагере Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Дәүләт оешмасы «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан ел саен оештырыла. Әлеге профиль сменасында Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган балалар ял итүдән тыш татар халкы мәдәнияте белән дә таныша.
Чыганак: http://tatarile.org