Китапта - Түбән Норлат тарихы
Яңа гына Татарстанның Нурлат районы авыллары тарихына багышланган тагы бер китап дөнья күрде. “Түбән Норлат сәхифәләре” дип исемләнгән әлеге тарихи басманың авторы – Минсалих Әюпов, китап Чаллы шәһәренең “Диамант” басмаханәсендә нәшер ителде.
Китапны төзүче Минсалих Әюпов авыл тарихын 20 ел дәвамында туплаган тарихи чыганаклар һәм хатирәләр нигезендә раслап тәкъдир итә. Автор авыл тарихына кагылышлы мәгълүматларны эзләп Самара, Санкт-Петербург, Казан, Димитровград шәһәрләре архивларын барлый, авыл аксакаллары хатирәләрен теркәп бара. Китапта Түбән Норлаттан чыгып, зур казанышларга ирешкән якташлары, юмарт иганәчеләр турында да җылы язмалар бар. Авыл кешеләре өчен буыннан-буынга тапшырырлык рухи хәзинәне китап итеп бастыруның төп чыгымнарын шушы авыл егете, аның тарихи мәчетен торгызучы иганәче Рәмис Таҗиев күтәргән. Чаллыда яшәүче икенче бер авылдашлары – Салих Гатауллин да бу игелекле эшкә үз өлешен керткән. Китаплар Түбән Норлатның әлеге тарихи мәчетенә тапшырылды, Ураза гаете көнне җыентыкны тәкъдир итү булды. Аны сатудан кергән акчалар, иганәчеләр тәкъдиме буенча, мәчет ихтыяҗларына тотылачак.
Чыганак: http://tatarile.org