“IT-чемпион” бәйгесендә - Казанның Совет районы лидер
“Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә икенче этап җиңүчеләрен бүләкләү сентябрь башында узачак.
“IT-чемпион” республика бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көндә анда 235769 укучы катнаша, аларның логиннары кулланучыларның ТР Хезмәтләре порталындагы 276540 шәхси кабинетында сакланган.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган атнада иң актив укучыларның беренче унлыгына Казанның Совет районы, Актаныш, Арча, Теләче, Саба районнары һәм Чаллы шәһәре вәкилләре кергән.
“Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә икенче этап җиңүчеләрен бүләкләү сентябрь башында узачак.
Җәйге каникуллар чорында укучылар “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” дигән иҗади номинациядә дә үз эшләрен тәкъдим итә. Алар биредә катнашып, программалаштыру, дизайн буенча сәләтләрен күрсәтә, сервислар һәм электрон хезмәтләр буенча кызыклы идеяләрен тәкъдим итә. Әлеге номинациядә җиңүчеләр биш категория буенча билгеләнәчәк (“Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотиб”, “Иң яхшы видеоролик”, “Иң яхшы презентация”, “Иң яхшы мобиль кушымта”, “Интернет-кушымта”). Иҗади номинациягә эшләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru