Чиләбе халкы татарча туй мәҗлесе белән таныша
8 август көнне Чиләбе өлкәсенең туган якны өйрәнү музеенда «Түбәдәге туй» дип аталган күргәзмә ачылды. Аның максаты - халыкка Россиядә яшәүче төрле милләт вәкилләренең туй мәҗлесен уздыру традицияләре турында сөйләү.
Әлеге күргәзмәдә татар һәм башкорт милләтләренә аеруча зур игътибар бирелде. Кунаклар никах мәҗлесе, туй бәйрәмнәре тарихы, әлеге мөһим чараларның үзенчәлекле традицияләре, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр белән таныша алды.
Никах һәм туй күлмәкләре тарихы, еллар узган саен туй модасының ни рәвешле үзгәрә баруы, шәһәр һәм авыл туйларының бер-берсеннән ни рәвешле аерылып торуы турындагы кызыклы мәгълүматлар берәүне дә битараф калдырмас, дип ышандыра оештыручылар.
Күргәзмәнең тагын бер үзенчәлеге — аның туй аксессуарлары белән бәйле өлеше. Бу хатын-кызлар, яшь кызлар өчен аеруча кызык булды, дип белдерә музей хезмәткәрләре. Ник дигәндә, музейның бу өлешендә туй кызының бизәнү әйберләре турында уникаль мәгълүматлар китерелә. Теләге булганнар исә яшь парларга никах бүләге итеп бирелә торган кирәк-яраклар белән дә таныша ала.