“Спутник”та - ”Спорт-лайф”
Ял итүче балалар анда тормыш серләренә төшенә.
Бүген Казанның Кадышево бистәсе янындагы “Спутник” балалар сәламәтләндерү лагеренда ”Спорт-лайф” профилактик акциясе уздырыла. Лагерьдагылар өчен психологик тренинглар, хәрәкәтле уеннар, викториналар һәм тематик әңгәмәләр оештырыла. Нәтиҗәдә, үсеп-формалашып килүче буын гадәттән тыш хәлдә нәрсә эшләргә, кояш яки эссе сукканда, умарта яки башка төр бөҗәк тешләгәндә үзенә һәм янәшәсендәгегә беренче медицина ярдәме күрсәтергә, суда үзләрен тотарга өйрәнә, тормыш серләренә төшенә.
Балалар, үсмерләр өчен мөһим булган бу эшләрне исә Казан каласы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, шәһәрнең “Ял” балалар һәм яшьләрне сәламәтләндерү, ял иттерү, мәшгульлек ягыннан тәэмин итү үзәге оештыра, дип “Татар-информ”га хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru