Татарстан мөфтие татар теле язмышын кайгырта
Республика мөфтие Камил Сәмигуллин Apple һәм Google компанияләре вәкилләренә үзләренең операцион системаларын татар теленә тәрҗемә итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
«Apple һәм Google гаджетлары белән эшләүче татарларга аларда үз телләрендә язу шактый авыр. Ә Җир шарында татар телен аңлаучы халыкның 200 миллионнан артык булуын исәпкә алсак, Apple һәм Google компаниясе операцион системаларын татарчага тәрҗемә итү алар җитештерә торган продукциясенең Россиядә генә түгел, ә, гомумән, бөтен дөньяда популярлашуына китерер иде», - диелә Apple компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Питер Энгроб Нильсен һәм Google ның Россиядәге генераль директоры Юлия Соловьева исеменә язылган хатта.
Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, милләт һәм телебезне саклау барыбызның да төп бурычы. Халык арасында хәзер аеруча популяр булган компания продукцияләрен татар теленә тәрҗемә итү бу эшчәнлекне тормышка ашыруда зур роль уйнар иде. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте исә, үз чиратында, компания вәкилләренә теләсә-нинди ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерә.
Компания җитәкчеләре бу хатка ничек җавап бирер - анысы әлегә төгәл билгеле түгел. Кайбер чыганакларга караганда, бу турыда сөйләшүләр инде башланган.
Чыганак: http://www.intertat.ru