Укучы портфелендә ниләр бар?
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка баручы балаларның сумкасында булырга тиешле әйберләр исемлеген төзеде.
Уку кирәк-яраклары:
- шакмаклы дәфтәр – 30 данә;
-юллы дәфтәр – 30 данә;
-дәреслекләр өчен тышлык (21x28 һәм 17x22) – 5әр данә;
-дәфтәрләр өчен тышлык – 20 данә;
-ручка – 5 данә;
-гади карандаш – 5 данә;
-төсле карандашлар – 12 төстән торган 1 җыелма;
-фломастерлар – 12 төстән торган 1 җыелма;
-рәсем ясау өчен альбом (40 битле) – 2 данә;
-акварель буяулар – 12 төстән торган 1 җыелма;
-гуашь – 6 төстән торган 1 җыелма;
-агач линейка – 1 данә;
-пенал – 1 данә;
-санау таякчыклары җыелмасы – 1 данә;
-пластилин – 1 кап;
-төсле кәгазьләр җыелмасы – 1 данә;
-төсле картоннар җыелмасы – 1 данә;
-җилем – 1 данә;
-кайчы – 1 данә;
-очлагыч – 1 данә;
-бетергеч – 2 данә;
-пумала (№ 3, 5, 7, 10) – 4 данә;
-кыстыргыч (закладка) – 5 данә;
-санлы җилпәзә – 1 данә;
-хәрефле җилпәзә – 1 данә;
-ранец – 1 данә.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru