Сарманның Петровка Завод мәктәбенә 8,1 миллион сумлык капиталь ремонт ясала
Җирле бюджеттан бирелгән 1500 мең сумга медицина кабинеты булдыру, беренче, икенче катларда идәннәр алыштыру планлаштырыла.
Сарман муниципаль районының Петровка Завод мәктәбендә капиталь ремонт бара. Моның өчен 8,1 миллион сум акча каралган. Әлеге сумма эченә сигез төрле эш башкару планга кертелгән. Җирле бюджеттан 1миллион 500 мең сум акча бирелгән. Бу суммага медицина кабинеты булдыру, беренче, икенче катларда идәннәр алыштыру планлаштырыла.
Бүгенге көндә эшне “ЭКО ТЕК” оешмасыннан эшчеләр бригадасы башкара. Укытучылар, әти-әниләр дә ярдәмгә килгән, капиталь ремонтка аларның да көчләре керә. “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында да эш алып барыла. Мәктәпне тәмамлап чыкканнар, ата-аналар ярдәмендә җиһазларны да яңартырга исәпли.
Төп көчне әлегә эчке эшләргә юнәлтәләр. Капиталь ремонтны сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар.
Капиталь ремонт Сарман урта мәктәбендә, Сарман гимназиясендә дә алып барыла. Башка мәктәпләрдә дә яңа уку елына әзерлек эшләре башкарыла, кабинетлар яңартыла, мәктәп территорияләре тәртипкә китерелә, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru