Россиянең яшь геологларын Татарстан Президенты сәламләячәк
1-10 август көннәрендә Казанда Россиянең төрле төбәкләре һәм якын чит илләрдән килгән яшь геологлар кунак булачак. Аларның максатлары - россиякүләм ачык кыр олимпиадасында катнашып, җиңү яулау.
Кагыйдә буларак, әлеге чара ике елга бер уздырыла. Быел ул 9 ел рәттән үткәреләчәк. Олимпиадада барлыгы 41 команда катнашыр, дип көтелә. Һәр командада 8әр кеше. Шунысы да мөһим, быел чарада Россия төбәкләреннән генә түгел, ә Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия кебек илләрдән дә командалар чыгыш ясаячак.
«Быелгы ачык кыр олимпиадасының Казанда, Татарстанда узуы барыбыз өчен дә зур бүләк, зур мәртәбә. Ике ел элек ул Томск шәһәрендә узган булса, быел исә эстафета безнең кулларда. Хәзер безнең иң зур максатыбыз - барлык биремнәрне дә төгәл үтәп, олимпиадада җиңү яулау», - дип сөйләде «Intertat.ru» газетасына КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институты белгечләре.
Татарстан данын олимпиадада ике команда яклаячак. Беренчесе - нефть төбәге булган Әлмәттән килгән яшь геологлар булса, икенчесе Казан шәһәреннән. Аларның күбесенең Казан федераль университетының геология институты базасында шөгыльләнүче үсмерләр булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Олимпиада 1се көнне үк башланып китсә дә, аның рәсми ачылыш тантанасы 2 августка билгеләнгән. Анда яшь белгечләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сәламләячәк. Мәртәбәле кунакларның тагын берсе - Россиянең табыгый ресурслар һәм экология министры урынбасары Валерий Пак. Алар балаларны әлеге олимпиадага эләгүләре белән котлап, аларга уңышлар теләячәк, файдалы киңәшләре белән ярдәм итәчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru