Мәктәп һәм һөнәри техник көллиятләрне берләштерерләрме?
11 Jun, 2008 Сылу
Якын киләчәктә гуманитар факультетларга бюджет урыннар киметелеп, халык хуҗалыгында эшләячәк белгечләрне әзерләүче өлкәдә киресенчә укырга алыначак абитуриентлар саны артырга мөмкин. Һәрхәлдө Мәскәү хөкүмәте уздырган утырышта Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган. Андрей Фурсенко ассызыклавынча барсына да гуманитар һәм техник белем бирү арасында туган дисбаланс гаепле. “Кыскарту утына” беренче чиратта, юрист һәм икътисадчылар эләгәчәк. Чөнки нәкъ шушы белгечлекләр өчен бюджет урыннар киметелә икән.
Мәгариф һәм фән министры Россия мәктәпләрендә техник профильләр барлыкка килүен дә әйтте. Димәк, гомуми урта белем белән беррәттән укучылар һөнәр дә алып чыгачак.
Чыганак: www.5ballov.ru