ТР Милли музее “Безнең тарих” чатыр лагерен оештыра
24 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Һәр шимбә музейга килүчеләргә “Җанланган экспозиция” акциясен күрсәтәчәкләр.
Августта ТР Милли музеенда бик күп чаралар була, дип хәбәр итәләр музей матбугат хезмәтендә.
29-31 нче августта “Безнең тарих” чатыр лагере эшләячәк. 30 нчы августта сәгать 12.00-18.00 музейда Республика һәм Шәһәр көннәренә багышланган “Кыйммәтле тарих битләре” бәйрәме узачак. Һәр шимбә музейга килүчеләргә “Җанланган экспозиция” акциясен күрсәтәчәкләр.
ТР Милли музеена һәр айның беренче чәршәмбесендә бушлай кереп булачак. “Хәрби билет” акциясе кысаларында хәрби хезмәткәрләргә һәм хәрби училище курсантларына бушлай керү билетлары һәм экскурсия хезмәтен күрсәтү тәкъдим ителәчәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru