Азнакай районында җәйге чорда 550 укучы эшкә урнаштырылган
24 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Шуларның 300 е – җирле бюджет, 250 се – эш белән тәэмин итүчеләр хисабыннан.
Жәйге каникул чорында Азнакай муниципаль районындагы 550 мәктәп баласы эшкә урнаштырылган. Шуларның 300 е – җирле бюджет, 250 се – эш белән тәэмин итүчеләр хисабыннан.
Балигъ булмаганнар хезмәтенә түләү өчен район бюджетыннан 1,5 млн. сум акча бирелгән. Нормасын тулы ай эшләүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша тагын 850 сум өстәп түләнә.
Эшкә урнаштырганда аеруча авыр тормыш хәлендәге балаларга өстенлек бирелә (шундый 229 бала эшле булган).
Быелгы җәйдә барлыгы 750 яшүсмерне хезмәткә тарту планлаштырыла, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru