Ярминкә ишекләрен ача
Казанда шаулап-гөрләп Универсиада узганнан соң, Алабуга Татарстанның төп туристик үзәгенә әвереләчәк. 2-4 август көннәрендә шәһәрдә традицион Спас ярминкәсе уза.
Бәйрәм кунаклары биредә эксклюзив кул эшләнмәләре сатып ала, чаң тавышын тыңлап хозурлана һәм Алабугада пешерелә торган прәннекләрдән авыз итә алачак.
Алабуга инде күптән, җан башыннан исәпләгәндә, туристлар саны буенча Казанны узып китте. 70 меңнән артык кеше яшәгән шәһәр елына 140 мең кунак кабул итә. Мондагы причалда көненә 5-7 теплоход туктый, 2008 елның августыннан бирле ел саен үткәрелүче Спас ярминкәсенә генә дә 50 меңгә якын турист килә.
Биредә яшәүче халык үз шәһәренә игътибар зур булуына сөенә һәм кунакларга уңайлыклар тудыру өчен барысын да эшли.
- Бүгенге заман кешесенә үзен кызыксындырган мәгълүматны тиз арада табу мөһим, - дип сөйли Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко. - Шуңа күрә 2006 елда ук без мәгълүмати туристлык үзәге оештырдык, анда россиялеләр һәм чит ил кешеләре үзләрен кызыксындырган бөтен мәгълүматны - шәһәрнең истәлекле урыннары турында, кайда һәм күпмегә төшке аш ашарга, кунып чыгарга мөмкин икәнлеген белә ала, биредә үк экскурсоводларга заказ бирергә мөмкин.
Гөлзадә Руденко сүзләренчә, Алабугадагы истәлекле урыннарны бер көн эчендә әйләнеп чыгарга мөмкин. Әмма барлык 23 музей объекты белән җентекләп танышу өчен ике-өч көн вакыт кирәк. Әйтик, туристларның рәссам Иван Шишкин йортында (экскурсиядән соң биредәге верандада чәй эчәргә мөмкин), кавалерист кыз Надежда Дурова утарында (күптән түгел туристлар үтенече белән музей территориясендә рус халык уеннары үткәрә башладылар) һәм Марина Цветаева музеенда озаккарак тукталасы килә. Хәтта Алабугада инде бер тапкыр булган һәм андагы истәлекле урыннарны күргән кешеләрне дә нинди дә булса яңалык көтә, мисал өчен, алар елга буенда узган гасыр башында төзелгән кер юу йорты белән таныша, фаэтонга утырып йөри ала.
Биредә тарихи һәйкәлләрнең бик күп булуына да карамастан, Алабуга әле күптән түгел генә туристлык үзәгенә әверелде. 2007 елда билгеләп үтелгән шәһәрнең 1000 еллыгы инфраструктура үсешенә зур этәргеч бирде. Бүген шәһәрдәге барлык музейлар да Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы “түбәсе” астында эшли.
- Барысы да бер урынга туплангач, тәртип тә яхшырак, - ди генераль директор Гөлзадә Руденко. - Мин моннан 11 ел элек бу вазифага керешкәндә, торбалары бозланып каткан шәһәр тарихы музее гына безгә карый иде, берникадәр вакыттан соң Дурова музей-утары да безнең карамакка тапшырылды, ул чакта аның түбәсеннән пычкы чүбе коела иде, аннан соң берничә ел Шишкин йортын да безнең идарәгә күчерү артыннан йөрдем. Шул рәвешле акрынлап иске музейлар төзекләндерелде, яңалары ачылды.
Нәтиҗәдә, узган ел Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы “Интермузей” халыкара фестивалендә Гран-прига һәм “Ел музее” исеменә лаек булды.
Якын киләчәктә Гөлзадә Руденко Алабугада мәктәп укучылары өчен дә музей ачарга ниятли.
- Әлеге музейда төрледән-төрле технологик экспонатлар урын алачак, - дип уй-ниятләре белән уртаклашты музей-тыюлык җитәкчесе. - Анда бөтен дөнья музейлары буенча виртуаль сәяхәт ясарга, коммуникация чараларының ни рәвешле үсеш кичерүен күрергә, XIX гасырда һәм совет мәктәпләрендә балаларның нинди шартларда укыганнарын белергә мөмкин булачак. Яшүсмерләр тарих белән кызыксына. Бүгенге көндә Алабугада 7,5 мең укучы исәпләнә, аларның 2 меңендә безнең музейга абонементлар бар.
Алабугада XIX гасырда үткәрелгән һәм бөтен Россияне шаулаткан Спас ярминкәсен (аңа 86 шәһәрдән сәүдәгәрләр җыела торган булган) туристларны җәлеп итү өчен моннан биш ел элек яңадан торгызганнар. Ярминкә бик арада зур популярлык казана. Анда илнең барлык төбәкләреннән халык һөнәрчелеге осталары, чаң кагучылар һәм бу бәйрәмне күрергә һәм ишетергә теләгән меңләгән кеше агыла.
- Инде хәзер үк кунакханәләрдә барлык урыннар да броньланган, - дип ышандыра Гөлзадә Руденко. - Әмма туристлар өметләрен өзми, алар берничә кеше җыелып, вакытлыча фатир алып тора. Әгәр кунакханәләрдә урыннар 650 сумнан башланса, фатирны 1200-1500 сумга алып торырга мөмкин.
Алабугага килгән туристларның иң яраткан сувенирлары - борынгы рецепт буенча пешерелгән прәннекләр һәм нәни рюмкалар.
15 миллилитр сыйдырышлы рюмканың төп нөсхәсе бүгенге көндә Алабуганың “Трактир” музеенда саклана, ул Русьтә трактирлар барлыкка килү тарихын гәүдәләндерә. Трактирларга нигез салган Петр I беренче рюмканы кешеләргә бушлай бирергә кушкан, янәсе шуннан соң алар үз хисапларына эчәргә һәм ашарга алачак. Әмма бөек реформаторның нияте барып чыкмаган. Хәйләкәр ир-атлар беренче рюмка белән бушлай сыйланыр өчен, трактирдан трактирга йөри башлаган. Нәтиҗәдә, трактир хуҗалары бик кечкенә - бер аш кашыгы гына сыйдырышлы рюмкалар ясатырга мәҗбүр булган - юкса бөлгенлеккә төшәчәгеңне көт тә тор! Күләме шундый кечкенә булганлыктан, әлеге рюмканы тора-бара “чебен” дип атап йөртә башлаганнар.
Чыганак: http://www.intertat.ru