Яшел Үзән районының Норлат авылында тагын бер балалар бакчасы ачылачак
22 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Яшел Үзән муниципаль районының Норлат авылында тагын бер балалар бакчасы ачылачак. Ул башлангыч мәктәпнең беренче катында урнашачак.
Бүген биредә реконструкция эшләре бара: идән яңадан җәелә, бүлемнәр ясала, яктырту челтәре яңартыла. 800 квадрат метрда 3 өстәмә төркем ачылачак.
Норлат авылы җирлегендә 1дән алып 7 яшькә кадәр 167 бала исәпләнә, шуларның 96сы мәктәпкәчә тәрбия учреждениесенә йөри, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru