Аксубайның Иске Кыязлы урта мәктәбенә 12 миллион сумлык капиталь ремонт ясала
Аксубай муниципаль районының Иске Кыязлы урта мәктәбенә капиталь ремонт ясала. Ул мәктәпләргә капиталь ремонт республика программасы кысаларында үткәрелә. Смета бәясе – 12 миллионнан артык сум.
Соңгы 17 елда монда бинага беренче тапкыр капиталь ремонт ясала.
- Яшерен-батырын түгел, яңгыр-кар ява башласа куркуга кала идек, чөнки алар нәкъ менә спорт залы һәм актлар залына “ява” иде, – ди Иске Кыязлы урта мәкәтәбе директоры Минзөфәр Мөдәррисов.
Урта мәктәп 2015 елның сентябрендә йөз еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Мәктәптә ремонт эшләре сигез юнәлеш буенча алып барыла. Бүгенге көндә бөтен тәрәзәләр дә алыштырылган, мәктәп түбәсенең 70 проценты ябылган, бина эченә санузеллар куела (моңа кадәр бәдрәф урамда иде), җылыту системасы монтажлана, биналарда һәм сыйныфларда ишекләр алмаштырыла, чиратта– ишекләр урнаштыру, фасад.
Ремонттан тыш, мәктәптә яңадан планировкалау эшләре дә алып барыла – Туган якны өйрәнү һәм хәрби дан музейлары урынын балалар бакчасы алачак. Мәктәп бинасының бер өлешенә авыл җирлеге, почта, хокук тәртибен саклау пункты урнашачак, дип хәбәр итә “Авыл таңнары” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru