Казанда капиталь төзекләндерелә торган 19 мәктәпнең 2се мәдәни мирас объекты санала
Быел җәен Казанның капиталь төзекләндерелә торган 19 мәктәбенең 2се мәдәни мирас объекты санала, аларда эшләргә аерым игътибар бирелә. Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкаланың ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шулай дип белдерде.
Аерым алганда, алар – Киров районындагы 15 гимназия (Маломосковская, 12) һәм Вахитов районындагы 3 нче гимназия (Горький ур., 16/7). Бүген 15 нче гимназия урнашкан бина 1867 елда салынган, ул тарихта затлы нәселдән булган кызлар институты буларак билгеле, соңрак, сугыштан соңгы елларда, Казан вертолет заводы карамагындагы һөнәр училищесы итеп профиле алыштырылган. Ә 3 нче гимназия урнашканы анысыннан да алда - 1856 елда архитектор Мазалевский тарафыннан төзелеп, бинада башта Вагнерның кызлар гимназиясе урнаша, соңрак, - Котова кызлар гимназиясе. Иң мөһиме – биналарның тарихи йөзен саклап калып эш алып бару, ә мондый эш, чыннан да, четерекле һәм күп вакыт таләп итә, ди И.Гыйниятуллин.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru