РФ Спорт министрлыгы вәкиле: “Физкультура вузларының төп бурычы – тренерлар һәм укытучылар әзерләү"
Казанда Россия Спорт министрлыгының Фән һәм мәгариф департаменты директоры рәислегендә киңәшмә узды.
Казанда Идел буе спорт һәм туристлык академиясенең Спортның ишү төрләре үзәгендә Россия Спорт министрлыгының Фән һәм мәгариф департаменты директоры Сергей Евсеев рәислегендә киңәшмә узды.
Идел буе спорт һәм туристлык академиясе матбугат хезмәте белдергәнчә, киңәшмәдә катнашучылар студентлар кабул итү мәсьәләләре, шулай ук вузларның нәтиҗәлелеген бәяләү кысаларында мәгариф учреждениесе эшчәнлегенең төп күрсәткечләре үтәлеше буенча фикерләштеләр. Шулай ук Сергей Евсеев спорт вузлары студентларының Казанда 2013 елгы Универсиада Россия җыелма командасы составында катнашу мәсьәләсенә тукталды.
“Бүген без мәгариф турындагы закон нигезендә барлык стандартларны туры китерәбез”, - дип билгеләп үтте Сергей Евсеев. Студентларны спортка әзерләү, спорт вузына җыелма командага кандидатларны, перспективалы спортчыларны җәлеп итү һәм аларның осталыгын үстерүгә шартлар тудыру вуз эшчәнлегенең мөһим күрсәткечләре булып тора. “Вузларның матди базасын яхшыртуны дәвам итәбез. Әлбәттә, Идел буе академиясендәге кебек шартлар Ауропада беркемдә дә юк. Күп вузлар бездән көнләшә. Россиянең спорт югары уку йортларының күбесендә матди базаны үзгәртү таләп ителә”, - дип ассызыклады С.Евсеев.
“Бүгенге көндә физкультура вузлары алдында тренерлар һәм укытучылар әзерләү бурычы тора”. – дип белдерде Россия Спорт министрлыгының Фән һәм мәгариф департаменты директоры Сергей Евсеев.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru