Әлкинең Иске Матак мәктәбенә 12 миллион сумлык ремонт ясала
1 сентябрьдә мәктәпкә 103 баланың укырга килүе көтелә.
Әлки муниципаль районының Иске Матак урта мәктәбе укучыларының укуда һәм спортта уңышлары, балаларны тәрбияләүнең нәтиҗәле алымнары белән районда гына түгел, республикада да танылды. Мәктәп яны участогы да таң калырлык, ә ярдәмче хуҗалыкларында 6 баш мөгезле эре терлек, 11 баш дуңгыз асрала.
1 сентябрьдә мәктәпкә 103 баланың укырга килүе көтелә. Мәктәп бинасы 1980-1981 уку елы башында төзелеп файдалануга тапшырылган булган. Шуннан бирле мәктәпкә зурлап ремонт ясалмаган. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы шартларына бик тә туры килә Иске Матак мәктәбе. Әйе, ике катлы бинада заманына күрә иркен коридорлар, тиешенчә җиһазландырылган кабинетлар һәм спортзалы да бар. Әмма еллар үзенекен итә, бина инде шактый искергән, тузган. Өстәвенә хәзер бит укыту-тәрбия эшенә карата бөтенләй бүтән таләпләр куела. Кыскасы, капиталь ремонт бик вакытлы башланган. Аңа 12 млн. 300 мең сум акча тоту каралган.
Ремонтка җәй башында ук керешкәннәр, бүген инде планлаштырылган эшләрнең күбесе төгәлләнү ягында. Әлеге объектта төп эшләрне Казаннан “Төзелеш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алып бара. Бу коллективның безнең районда эшләү тәҗрибәсе бар инде – төзүчеләр район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге бинасын, Базарлы Матак мәктәбен ремонтладылар, оста төзүчеләр икәнлекләрен күрсәтеп өлгергән.
–Бөтен эшләрне исә 1 августка бетерергә җыенабыз, – ди төзүчеләр бригадиры Мурат Мусаев. – Тәүлек әйләнәсе эшлибез дип әйтсәм дә ялган булмас, 30лап кеше үз эше белән мәшгуль биредә. Тиздән күрерсез, мәктәпнең фасады да бөтенләй үзгәрәчәк.
Төзүчеләр инде бик күп эш башкарганнар: кабинетларга заманча яңа ишекләр куелган, идәнгә җәелгән кафель үзенә бер матурлык биреп тора. Бер сүз белән әйткәндә, Иске Матак мәктәбе яңа уку елын танымаслык булып үзгәргән, ремонтланган бинада каршы алачак, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru