Татарстанның 27 укытучысы Россиядә иң яхшылар дип табылды
17 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Алар Укытучы көненә федераль бюджеттан 200 мең сум күләмендә акча алачак
РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында Россиянең иң яхшы 1000 укытучысын акчалата бүләкләү турындагы боерыкка кул куйды. Алар Укытучы көненә федераль бюджеттан 200 мең сум күләмендә акча алачак.
Татарстан Республикасыннан әлеге исемлеккә 27 укытучы керде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында иң яхшы укытучыларны бүләкләү 2006 елдан бирле тормышка ашырыла. Барлыгы 44 мең укытучы бүләкләнеп, моның өчен бюджеттан 4,8 млрд. сум акча тотылган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru