"Идел" яшьләр үзәге "Милләтебез хәзинәләре" җәйге лагерын оештыра
Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү, милли үзаңны үстерү, үз телеңне, күп гасырлы традицияләрне саклау теләге белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Федераль милли-мәдәни татар автономиясе һәм "Идел" яшьләр үзәге "Милләтебез хәзинәләре" дигән җәйге лагерь оештыра. Үткәрелү урыны – "Волга" яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе, Казаннан 30 км).
Смена программасыда – тарих, тел, вокал, халык биюе, кулланма сәнгать, аш хәзерләү осталыгы (кулинария), журналистика һ.б. иҗади һөнәрханәләр булдырылган. Төрле шәхесләр белән очрашу, музейларга, театрларга, борынгы бабаларыбыз җире - Болгар шәһәренә сәяхәт һ.б. һ.б. Бу смена төрле уеннарны, конкурсларны, кызыклы чараларны үз эченә алган. Монда балалар үзләренең мөмкинлекләрен дә төрле яктан үстерә алалар. Смена 14 көн дәвам итә (5 августтан 18 августка кадәр). 10-16 яшьлек балалар кабул ителә.
Бәясе бер бала өчен 6 300 сум тәшкил итә. Катнашырга теләге булганнар “Идел” яшьләр үзәгенә хәбәр итүләре сорала: тел. 231-81-54 яки mc-idel@yandex.ru.