Светофор безнең дустыбыз
Максат:
Балаларга светофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту; бер-берсенә тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Җиһазлау:
Тар һәм киң юллар, светофор макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, машина өлешләре, руль.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, миңа карагыз әле, бүген минем кәефем бик әйбәт. Мин сезгә дә үземнең кәефемне җибәрәм. Сез тотып алыгыз да кәефләрегезне килгән кунакларга җибәрегез. Я, кәефләрегез ничек?
Балалар (күрсәтәләр): Шәп (ишек шакыган тавыш ишетелә, тәрбияче ишекне ачып аюны алып керә).
Тәрбияче: Балалар карагыз әле безгә кем килгән?
Балалар: Аю.
Тәрбияче: Нәрсә булды сина аю?
Тәрбияче (аю булып сөйләшә): Минем бик тә машиналар күрәсем килгән иде, авылга килдем. Ә хәзер кайтыр юлны таба алмыйм.
Тәрбияче: Борчылма аю, без сиңа өеңә кайтырга булышырбыз. Безгә аюны урманга хәтле озатып куярга кирәк. Минем белән сәяхәткә барырга сез әзерме? Балалар, карагыз әле (алда ике төрле юл ята - киң һәм тар). Монда ике юл киткән, без кайсы юлдан барырбыз икән? Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Светофор безнең дустыбыз | 16.89 KB |