belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Уртанчылар төркемендә математика һәм сөйләм теле буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Уртанчылар төркемендә математика һәм сөйләм теле буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

9 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Уртанчылар төркемендә математика һәм сөйләм теле буенча интегральләшкән белем би
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Балтач районы катнаш төрдәге Карадуван балалар бакчасы тәрбиячесе Галимова Эльмира Гаптельшәкүр кызы

Максат.

- Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

- Балаларга әкиятнең эчтәлеген картиналар ярдәмендә сөйләргә өйрәтү. Әкиятнең эчтәлеге буенча куелган гади сорауларга гади җөмләләр белән җавап бирү сәләтен үстерү.

- Геометрик фигураларның төсен, формасын танырга өйрәтүне дәвам итү һәм сәнгатьле төзүгә кызыксыну уяту.

- Хәтерне, логик фикерләүне, сөйләм телен үстерү.

Материал: фланеграф, төрле төстәге геометрик фигуралар.

Интеграция: аралашу, танып белү, социальләшү.

Тарату материалы: фотосурәтләр.

Сүзлек өстендә эшләү: овал.

Дәрес барышы:

(балалар ишек янында ярым түгәрәктә басып торалар)

Тәрбияче:

- Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм. Җавабын тапсагыз, без шул урынга сәяхәткә барырбыз.

Табышмак:

Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә. (Урман)

Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый. (Урман)

Тәрбияче:

- Дөрес, бу урман (слайдта урман ачыла). Менә урманга килеп тә җиттек. Әйдегез, хәзер урындыкларга утырыйк (балалар ярым түгәрәк урындыкларга утыралар).

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Уртанчылар төркемендә математика һәм сөйләм теле буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге12.48 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Мәктәпкәчә тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 10.07.2013 - 09:49): http://belem.ru/node/4098