Туган телем – иркә гөлем
Тема: Туган телем – иркә гөлем
Укытучы. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә.
Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бер нәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.
Беренче укучы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.
Икенче укучы. Г. Гыйльманов, “Мин татар малае”
Чатнатып сөйләшәм
Үз ана телемдә.
Оялмыйм, курыкмыйм,
Мин бит үз илемдә!
Башымда – чигүле,
Каюлы түбәтәй.
Догалар укырга
Өйрәтә дәү әтәй
Тәүфыйклы булырга
Кирәген беләм мин.
Чын татар малае
Йөрәгем белән мин.
Өченче укучы. Рафис Корбанов, “Туган ил”
“Әткәм”, “әнкәм” сүзе белән
Ачылган телем минем.
Син бирдең миңа ышаныч
Кичкәндә белем илен.
Ата-бабамнар үткәнен
Белдем мин синең аша.
Башка телләрең эченә
Кердем мин синең аша.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Туган телем – иркә гөлем | 15.89 KB |