Казан Чиләбе таланты белән таныша
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 10 июль көнне танылган татар рәссамы Зәйнулла Лотфуллинның иҗади күргәзмәсе ачыла. Казанлылар һәм башлкалабыз кунакларына станок сәнгате, график һәм мозаик эшләнмәләр тәкъдим ителә.
Кылкаләм остасының Казанда шәхси күргәзмәсен оештыру үзе өчен генә түгел, ә аның таланты алдында баш иючеләр өчен дә күңелле вакыйгалардан санала. Зәйнулла Лотфуллин иҗаты һәркем өчен якын һәм аңлаешлы. Яңа гына иҗат юлына басканнар һәм инде дөньякүләм танылу алган сәнгатькәрләр дә аны үз итә.
Ул халкының гореф-гадәтен үзенә сеңдереп, шуларны дөнья мәдәнияте сәхифәләренә бик оста итеп үреп җибәрә алган. Зәйнулла Лотфуллин әсәрләрендә милли тема аһәңнәре гасырлардан килгән мәдәни традицияләр белән кушылып, таң калдырырлык тирәнлек тудыра. Тамашачы үзен бөек илаһи бөтенлекнең бер өлеше итеп тойсын өчен, ул үзенә генә хас алым белән мәдәни-тарихи катламнарны ялгап куя. Рәссамның картиналары, тирәнлегенә дә карамастан, гаҗәеп җиңел һәм нәзакәтле, алар күзгә бәрелеп тормый, авторның үзе шикелле үк тыйнаклар.
Зәйнулла Лотфуллин Чиләбе каласында 1947 елның 13 маенда дөньяга килә. Хәзергә кадәр туган шәһәрендә гомер кичерә һәм иҗат итә. 1979 елны Ленинградның Валентина Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлый. Ул бик күп шәхси күргәзмәләр авторы, шулай ук республика күләм оештырылган.